news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында уракта эшләячәк комбайннарның әзерлегенә бәя бирделәр

Җитәкчеләр, комбайннарның урып-җыю чорына әзерлегенә бәя биреп, хуҗалыклар арасында урыннар да билгеләделәр.

Әгерҗе районында уракта эшләячәк комбайннарның әзерлегенә бәя бирделәр
Гөлсирә Шәрифуллина

(Әгерҗе, 24 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районында уракта эшләячәк комбайннарның әзерлеген тикшерделәр.“Агрофирма–Әгерҗе” кырларыннан бөртеклеләрне җыеп алуда көчле егәрлекле 24 чит ил комбайны эшләячәк. Җитәкчеләр аларның әзерлегенә бәя бирделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел Әгерҗе районы игенчеләре алдында 25360 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Шуның 20297 гектары – “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәтендә, 610 гектары – “Наҗар”, 888 гектары – “Сарсак-Омга”, 3565 гектары – крестьян-фермерлык хуҗалыкларында.


Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин игенчелек белән бәйле яңалыкларга да тукталды.

–Өченче филиалда бөртекле культуралар чәчелгән 12 мең гектардан уңышны “Агрофирма–Әгерҗе” игенчеләре җыеп алганнан соң, әлеге мәйданнар яңа инвестор кулына күчә, – дип хәбәр итте ул. – Димәк, урып-җыю тәмамланганнан соң Тугызбый төбәгендәге бу басулардагы көзге кыр эшләре яңа инвестор җитәкчелегендә башкарылачак.

“Агрофирма–Әгерҗе” ширкәте директоры Радик Мәүлиев механизаторларга хезмәт шартлары, түләү мәсьәләләре турында сөйләде.

Җитәкчеләр, комбайннарның урып-җыю чорына әзерлегенә бәя биреп, хуҗалыклар арасында урыннар да билгеләделәр. Беренче урынга – “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәте, икенчегә “Наҗар” хуҗалыгы, өченчегә “Сарсак-Омга” лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100