news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында унберенче фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды

Бүген районда 35 ФАП эшли.

Әгерҗе районында унберенче фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 21 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районында унберенче фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Девятерня авылындагы әлеге ФАП авыл үзәгендә, бик тә уңайлы урында урнашкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Бу эшләрдә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпованың тырышлыгы бик зур булды. Гомумән, бу җирлектә республика программалары уңышлы тормышка ашырыла икән, монда авыл башлыгының һәм аның командасының өлеше бик зур", – диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.

"Бүген районда 35 ФАП эшли. Шуларның унысы – модульле. Унберенчесен ачабыз. Быел Исәнбайда модульле амбулатория, Салагышта ФАП төзелә. Заманча төзү материаллары һәм конструкцияләр кулланып, яңа технологияләргә нигезләнеп эшләнгән бу бинада квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган.

Халыкка медицина ярдәме күрсәтү белән бергә, сез бу бинаны халык яратып йөри торган урынга әйләндерү өчен дә тырышырга тиеш. Халык сездән киңәш сорап килергә күнексен, – дип дәвам итте район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников.

Туган авылы Девятерняда яңа ФАПның сафка басуында шушы авыл кызы – баш табибның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Фәнүзә Уразаеваның да өлеше зур. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100