news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында тимер юл оешмаларының бер гасырлык юбилейларын бәйрәм иттеләр

Бүген Әгерҗе Россия тимер юллары арасында тәүлегенә 8 меңнән артык вагон узучы хәлиткеч станцияләр исәбенә керә.

Әгерҗе районында тимер юл оешмаларының бер гасырлык юбилейларын бәйрәм иттеләр
Әгерҗе хәбәрләре

(Әгерҗе, 23 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Район Мәдәният сараенда Әгерҗе станциясенең һәм Әгерҗе локомотив депосының йөз еллыклары уңаеннан тантаналы чара узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмне алып баручылар тарих битендәге документаль фактлар һәм истәлекле вакыйгаларны билгеләп үттеләр. 1910 елда барон Николай фон Мек император Николай II каршында Казанбургский тимер юлы корылмасы концепсиясен төзүне юллый. 1920 елның 1 июлендә Әгерҗе аша Мәскәүдән беренче поезд уза, сентябрьдә даими хәрәкәт башлана.

Унҗиденче гасырда Вятка губерниясе урманнары уртасында яшеренгән гади татар авылы кайчандыр илнең транспорт узелына әверелер дип кем генә уйлады икән?!

Бүген Әгерҗе Россия тимер юллары арасында тәүлегенә 8 меңнән артык вагон узучы хәлиткеч станцияләр исәбенә керә. Ә локомотив депосында 1500дән артык Әгерҗе кешесе хезмәт куя. 

Бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар – станциянең һәм локомотив депосының элеккеге җитәкчеләре дә килгән иде.

Бәйрәм сәхнәсендә алдынгыларны да хөрмәтләделәр. Аларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Хөрмәтле ветераннар, түгәрәк юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләр, танылган ттимерьюлчылар династияләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100