news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Районда барлык төр техника язгы кыр эшләренә сиксән процент әзер.

Әгерҗе районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр
http://agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 11 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында техниканың, тагылма һәм чәчүлек агрегатларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев һәм Казаннан килгән вәкилләр “Исәнбай“, “Кадыбаш“, “Пеләмеш“ бүлекчәләрендә, “Тирсә-Транс“ участогында, “Агрохимсервис“ ширкәтендә булды.

Районда барлык төр техника язгы кыр эшләренә сиксән процент әзер. Авыл хезмәтчәннәренә чәчү кампаниясенә старт бирелгәнче техникаларны көйләп бетерү бурычы куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot