news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында талантлы укучыларны хөрмәтләделәр

Өченче ел рәттән Әгерҗе районында “Талантлар фестивале“ уздырып, ел дәвамында укуда, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучылар бүләкләнә.

(Әгерҗе, 4 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Өченче ел рәттән Әгерҗе районында “Талантлар фестивале“ уздырып, ел дәвамында укуда, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучыларны, аларны бәйгеләргә әзерләгән педагогларны хөрмәтлиләр.

Быел талантлы егет-кызларны “Талант гаиләдә туа“, “Ел укучысы“, “Олимпиада йолдызлары“, “Спорт, син – тормыш!“, “Техник иҗат“ номинацияләрендә бүләкләделәр. Аларга исемле медальләр, кубоклар тапшырдылар.

–Сез – районыбыз горурлыгы булган укучылар. Алга куйган максатыгыздан читләшмичә, үзегезгә ышанып, талантыгызны үстерергә язсын. Укытучылар, әти-әниләрегез, остазларыгыз сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәхнәгә күтәрелгән укучыларны котлап.

news_right_1
news_right_2
news_bot