news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында төзекләндерелгән чишмә янында бәйрәм узды

Авыл халкы һәм читтә яшәүчеләр Әгерҗе районы Барҗы-Умгадагы нәкъ бер ел элек тантаналы төстә ачылган Салихҗан чишмәсе янына бәйрәмгә җыелдылар.

(Әгерҗе, 24 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Авыл халкы һәм читтә яшәүчеләр Әгерҗе районы Барҗы-Умгадагы нәкъ бер ел элек тантаналы төстә ачылган Салихҗан чишмәсе янына бәйрәмгә җыелдылар. Ә моның матур сәбәбе дә бар: әлеге чишмә йортын бар уңайлыкларына туры китереп төзеткән Алабугадагы “Снабторг“ ширкәте директоры Минегали Гайнетдинов җитәкчелегендә биредә бер төркем төзүчеләр ремонтлау эшләре алып барганнар, дип яза җирле басма.

Барҗы-Умгадагы әлеге мәһабәт чишмә – районда бердәнбер. Бер ел эчендә биредә кайлардан гына кемнәр генә булмаган да, көмеш суыннан авыз итмәгән?! Ә Минегали әфәнде, әнә шул челтерәп аккан суга карап, әлеге чишмәне төзү хатирәләрен барлый.

–Барҗы-Умга егете Салих белән бик якын дуслар идек. Әмма җан дустымны 17 ел элек мәңгелеккә югалттым. Бу еллар эчендә үземә дә операцияләр кичерергә туры килде. Хастаханәдә дәваланганда төшемә Салих дус керде. “Мине туган авылым чишмәсенә алып кайтыгыз әле. Андагы агачларга куелган сыерчык ояларына карап кошлар җырлавын тыңлыйсым килә“, диде. Бу төш күңелемә һич кенә дә тынгылык бирмәде. Уйладым да, биредәге чишмәне яңартырга булдым, – ди Минегали әфәнде.

Бик күп чыгымнар таләп итеп төзелгән чишмәгә, әлбәттә, Салихҗан исеме бирелә. Ә агачларга нәкъ төштә күргәнчә, берсеннән-берсе матур сыерчык оялары эленә.

–Энебез Салих эшлекле, зыялы, бик ярдәмчел кеше иде. Ул, авылда 1997 елда мәчет төзетеп, аңа әтиебез Харис исемен куштырды. Салих исән чагында ук үзенә һәйкәл салды. Ә дусты Минегали аның исемен мәңгеләштерде, – дип сөйләде Салихның Чаллыда яшәүче апасы Гөлара игелекле иганәчегә рәхмәтен җиткереп.
Чынлап та, чишмәгә үзгә ямь кергән. Аның улаклары яңартылган, эскәмия-ишекләре буялган, су ага торган урыннары чистартылган. Әле эш моның белән генә тәмамланмаган, киләчәктә чишмә йорты эченә утыргычлар да куелачак икән.
Кичкетаң авылы мулласы хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин хәер-фатихасын биргәч, әрвахлар рухына дога кылгач, авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев, барҗы-умгалыларны бәйрәм белән котлап, әлеге чишмәне төзек, аның тирә-ягын тәртиптә тоту һәрберебезнең изге бурычы булуын истән чыгармасак иде, диде. Ә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән ул Минегали әфәндегә милли баш киемебез – түбәтәй бүләк итте.

Саф сулы чишмә турында каләм осталары күңелендә шигырьләр дә туа башлаган инде. Әнә, бәйрәмне алып баручы Рамилә Хикмәтуллина Барҗы-Умга кияве Булат Шәймәрданов язган шигъри тәлгәшләрне яңгыраткач, автор да “авылга кайткан саен әлеге чишмәгә килеп, табигать матурлыгына сокланып китәбез. Суын эчәбез, үзебез белән шәһәргә дә алып китәбез“, - диде.

Тәбәрле “сандугачы“, тамырлары белән Барҗы-Умганыкы булган Динар Шәймәрданов мөнәҗәтләр көйләде. Барҗы-Умганың сәхнә ветераны Тәлгать абый Гыйззәтов гармунын сузып моңлы җырларын бүләк итте.

–Без туган авылыбызга, андагы төп йортыбызга эзне суытмабыз. Сезгә дә Аитовлар нәселен онытмавыгыз өчен олы рәхмәт. Әти-әниебез, энебез Салих, абыебыз Фоатның рухлары шаттыр дип ышанабыз, – диде Казаннан кайткан Фаиз абый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100