news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында “Шәлъяулыгым – күңел бизәгем“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды

Яулык, шәлләр белән бизәлгән китапханәдә аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәче Фәридә Артемьева таныштырды.

(Әгерҗе, 20 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районы Кырынды китапханәсендә “Шәлъяулыгым – күңел бизәгем“ исемле кичәгә ветеран мөгаллимнәр, китапханәчеләр, бакча-мәктәп коллективы, сәнгать осталары килгән иде, дип яза җирле басма.

Салават күпере төсләренең балкышын хәтерләтеп яулык, шәлләр белән бизәлгән китапханәдә аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәче Фәридә Артемьева таныштырды. Яулыкларның матурлык, сәламәтлек, әдәп-әхлак өчен әһәмияте турында мәчеттә дини белем бирүче мөгаллимә Рәйсә Кәримуллина тәфсилләп сөйләде. Кичә барышында яулык, шәлләр турында халкыбыз җырлары башкарылды, шигырьләр тыңланды. Бу чарада катнашучылар, яулыклар алып килеп, аларны бүләк итүчеләр турында искә алдылар. Рузилә Шәбетдинова яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Яулык сатучылар такмаклары, Кырынды бакча-мәктәбе укытучылары һәм тәрбиячеләрнең биюләре белән матур үрелеп барган бу бәйрәм халкыбызның күңел байлыгын күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot