news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында Салихҗан чишмәсен ачтылар

Экология елы кысаларында Әгерҗе районында бик күркәм эш башкарылды: Барҗы-Умга авылында Салихҗан чишмәсе төзекләндерелде.

(Әгерҗе, 8 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Экология елы кысаларында Әгерҗе районында бик күркәм эш башкарылды: Барҗы-Умга авылында Салихҗан чишмәсе төзекләндерелде. 1997 елда туган авылы Барҗы-Умгада районда беренчеләрдән булып мәчет төзеткән Салих Аитовның дусты Минегали Гайнетдинов ямьләгән бу чишмәне, дип яза район газетасы.

Алабугадагы “Снабторг“ ширкәте директоры Минегали Гыйләҗетдин улы Менделеев районындагы туган авылы Бәзәкәдә чишмәне яңарткач, моннан 16 ел элек дөнья куйган, бик күпләргә чын күңелдән булышкан якын дусты Салих истәлегенә шушы чишмәне төзекләндерергә ниятли. Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев һәм барҗыумгалылар аның бу ниятен хуплый гына. Жәй башында эш ерак Дагыстаннан чишмә нигезен ясау өчен 39 тонна чуерташ алып кайтудан башлана. Алтын куллы осталар биредә көн-төн эшлиләр. Еш яуган яңгырлар комачаулык итүгә карамастан, эшне туктатмыйлар. Авыл халкы да кирәк чакта бик теләп ярдәмгә ашыга. Чишмә “йорты“ диварларын карьердан кайтартылган ташлардан тигезләп өяләр. Түбәсе – пластик материалдан, улаклары – ерак җирләрдән кайтартылган карагачтан.

Менә шулай тулы бер комплекс барлыкка килә. Аның һәр җирендә җентекләп уйланылган матурлык, җайлылык, иҗадилык: чишмә юлындагы тигезләп җәелгән ташлар, бизәкле ишек, өстәл, эскәмияләр, кош оялары, җимлекләр, су җыелу өчен “мичкә“, чишмә “йорты“на агып килә торган улак өсләренә яфраклар коелмасын өчен өслек, урман хайваннары килеп су эчсен өчен таш савыт, авылдан бирегә килә торган юл, елга аша күпер...

– Бу искиткеч игелекле гамәл шунысы белән дә кыйммәтле: биредә тарих та, мәдәният тә исәпкә алынган. Чаллыда эшләгән Салих Аитов минем танышым иде. Аны туган якта шулай зурлауларына һәм үзе исән булмаса да, дуслары онытмауларына сокланам. Бу аның изге эшләренең күп булуы һәм кешелеклелеге турында сөйли, – диде район башлыгы Валерий Макаров Минегали Гайнетдиновка Мактау грамотасы тапшырганда.

Шундый зур күләмле иганәлек эше башкарган Минегали әфәнде үзе чыгышын Кичкетаң җирлеге җитәкчелегенә һәм барҗыумгалыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте һәм Иерусалимнан алып кайткан изгеләштерелгән Коръән тәфсирен авыл мәчетенә бүләк итте.

Бу зур тантанага Казан, Алабуга, Менделеев, Чаллы калаларыннан Минегали әфәнденең дуслары, гаиләсе, Салих Аитовның тормыш иптәше Минзада, уллары Салават, Хафизулла, сеңелләре Гөлара, Зирәк, туганнары да кайтып, барҗыумгалыларның шатлыгын уртаклаштылар. Зөлфәт Нуриев әтисенең хәйриячелек эшен дәвам итеп, зират коймаларын яңартуда химая ярдәме күрсәткән Хафизулла Аитовның башына түбәтәй кидерде, Рәхмәт хаты тапшырды.

Мондый чишмә комплекслары республикада да күп түгел. Шуларның берсе безнең Барҗы-Умга авылында булуы – горурлык та, матур үрнәк тә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100