news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында “Наҗар“ хуҗалыгында печән һәм сенаж әзерләү эшләре төгәлләнгән

“Наҗар“ хуҗалыгында хәзер урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре бара.

Әгерҗе районында “Наҗар“ хуҗалыгында печән һәм сенаж әзерләү эшләре төгәлләнгән
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 18 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районындагы “Агрохимсервис“ җәмгыятенең “Наҗар“ ярдәмчел хуҗалыгында печән хәзерләүне дә, сенаж салуны да төгәлләгәннәр.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үзләрендә терлек азыгы хәзерләүдә бераз ял булган арада “Наҗар“ның кыр уңганнары “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә ярдәм кулы сузалар. Хәзерге вакытта алар “Биектау“ басуларында сенаж әзерли.

–Ике атнага якын эшлибез инде. Көн саен 200-250 тонна сенаж салабыз. Норманы күпкә арттырып үтибез, – ди тракторчы Рафил Садыйков.

“Наҗар“ хуҗалыгында хәзер урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре бара. Хезмәтчәннәр алдында 800 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алу бурычы тора. Өч комбайн старт сызыгына куелган. Дүртенчесе – төзекләндереп бетерү алдында. Амбарның әзерлеге дә 95 процент тәшкил итә.

Быел республика программасы буенча 250 тонна ашлык сыйдырышлы складны капиталь төзекләндергәннәр. Анда да соңгы эшләр алып барыла. Үз көчләре белән фураж склады төзегәннәр. “Бер атна эчендә әзерлек йөз процент булачак дип ышандыра“, хуҗалык җитәкчесе Адиль Латыйпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100