Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районында модульле кибетләр ачылды
Биредә көнкүреш товарларыннан да, азык-төлектән дә киштәләр сыгылып тора. Заявка бирсәң, җиһаз, башка кирәк-яракларны да алып кайталар.
(Әгерҗе, 23 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында кичә республика программасы буенча төзелгән модульле кибетләр ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәфикъ Шәрәпов, Бима һәм Көчек авыллары җирлекләре башлыклары Владимир Шамеев һәм Рөстәм Нурмөхәммәтов катнаштылар, дип яза җирле басма.
Пеләмештә агач кибет 1930 елларда төзелгән булган.
–Сатучыбыз Олимпиада Насыйровага бик авыр иде. Көн саен иртән килеп мичкә ягарга кирәк. Шартлар да монысы белән чагыштырырлык түгел иде. Без республика җитәкчелегенең авылларга йөз белән борылуына бик сөенәбез. Күгәрчен сөте дә табып булырлык бит бу кибеттә, – диде Тамара ханым Тимашева.
Пеләмештә кибет 300гә якын халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Биредә көнкүреш товарларыннан да, азык-төлектән дә киштәләр сыгылып тора. Заявка бирсәң, җиһаз, башка кирәк-яракларны да алып кайталар.
Райпо идарәсе рәисе Рәфикъ Шәрәпов беренче сатып алучы 77 яшьлек Александр Башировка тәм-томнар тутырылган пакет тапшырды.
Варкләд-Бодьяда 70нче елларда сафка баскан кибеттә сатучы Ольга Лопатинаның айлык товар әйләнеше 150 мең сум булган. Яңа кибеттә товар әйләнеше артыр дип өметләнәләр җитәкчеләр. Көндәшлек тә зур түгел. Биредә бары бер генә кибет шәхси эшмәкәрнеке. Варкләд-Бодья авылындагы заманча модульле кибет 350 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә дә беренче сатып алучы 91 яшьлек Антонина Андреевага җитәкчеләр бүләк тапшырдылар.
–Моңа кадәр безнең өч автокибет кече авылларга хезмәт күрсәтә иде. Быел янә өч автокибет өстәләчәк. Бер генә кече авыл да хезмәт күрсәтүдән читтә калмаячак, – диде Рәфикъ Шәрәпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз