news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында мобиль технопарк эшли башлады

Дәресләр ике атна дәвам итәчәк.

Әгерҗе районында мобиль технопарк эшли башлады
http://agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 20 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Мобиль технопарк үз эшен башлады. Бүген мобиль Кванториум остазларын Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә каршы алдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүген үк балалар өчен гео/аэро; IT/VR; промробот/промдизайн; хайтек юнәлешләре буенча беренче дәресләр башланды.

Ике атна дәвамында укучылар иң заманча технологияләр белән танышачак һәм ел дәвамында остазлар белән эшләнәчәк проектлар белән шөгыльләнәчәк

«Мобиль Кванториум остазларына бирелгән күпсанлы сораулар саны, балалар күзләрендәге ихлас кызыксыну буенча балалар мобиль технопаркны бик көтте дип әйтергә була. Без дә балалардан кызыклы проектлар көтәбез!» — дип уртаклаша Кванториумны оештыручылар Любовь Михайлова..

Дәресләр ике атна дәвам итәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot