news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында малайлар күбрәк туган

Яшь әти-әниләр балаларына Сирадж, Ранель,Рияз, Мәдинә,Алмаз исемнәрен кушкан.

Әгерҗе районында малайлар күбрәк туган
архив

(Әгерҗе, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Октябрь аенда Әгерҗе районында малайлар кызларга караганда күбрәк туган. Уналты гаиләдә малайлар туган, ә унбер гаиләдә - кызлар. Бу турыда район ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматларга сылтама белән район газетасы хәбәр итә. 

Яшь әти-әниләр балаларына Мәликә, Злата, Полина, Абдулла, Арсений, Валерия, Сирадж, Ранель, Елизавета, Артем, Самина, Зилия, Рифат, Вячеслав, Эмир, Адим, Алан, Варвара, Дмитрий, Кирилл, Рияз, Мәдинә, Ярослав, Мировслава, Анна, Тамерлан, Алмаз исемнәрен кушкан.

Узган айда районда яшәүче 31 кеше вафат булган. Унбер яшь пар кавышкан, ундүрт гаилә таркалган.

Быелның ун аенда 198 сабый дөньяга килгән. Районда яшәүче 375 кеше вафат булган. 123 пар никахын рәсмиләштергән, 95 пар аерылышкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100