news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм 2019 елга бурычлар билгеләде.

Әгерҗе районында мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 26 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм 2019 елга бурычлар билгеләде. 

Әгерҗе районында алты муниципаль мәдәният учреждениесе бар. Алар 72 учреждениене берләштерә. Клублар, китапханәләр, музейлар, кино челтәре, “Әгерҗе радиосы”, сәнгать мәктәбендә 224 кеше хезмәт куя. Узган ел районда 4176 мәдәни чара узган. Девәтернә Мәдәният йорты - 200, Биманыкы 100 мең сумлык грант откан. 

Райондагы бер Мәдәният йортында узган ел якынча 107 чара узган. Төрле темаларга багышланган әлеге чараларны әзерләү, үзешчәннәрне туплау, яңа талантларны табу, аны халык күңеленә үтеп керерлек итеп уздыру өчен күпме вакыт һәм фантазия кирәклеген әлеге тармакта эшләүчеләр үзләре генә белә торгандыр. 

Узган ел Әгерҗенең 80 еллык юбилее да мәдәният хезмәткәрләренең бай чыгышлары белән узды.Ун коллективка халык исеме бирелү, киләсе елга тагын дүрт коллективның әлеге исемгә дәгъва кылуы да мәдәният хезмәткәрләренең зур уңыш белән эшләүләре турында сөйли.

Быел Шаршадыда 50 урынга исәпләнгән клуб сафка басачак. 2018 елда мәдәни учреждениеләргә ике миллионга якын суммага җиһазлар сатып алынган. Сәхнә костюмнары тегәргә бер миллионнан артык акча тотылган.

"Максатыбыз – быел Театр һәм Эшче һөнәрләр елына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар уздыруга өстенлек бирү. 2020 елда Варкләд-Бодьяда удмуртларның “Гырон быдтон” республика бәйрәмен зурлап үткәрү һәм, әлбәттә, мәдәният учакларын гөрләтеп эшләтү", - диде Марс Гатауллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100