news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында “Мәдәни салават күпере“ фестивале старт алды

Ул Әгерҗенең 80 еллыгына багышлана.

(Әгерҗе, 11 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында күптәннән бик матур традиция яшәп килә. Фольклор коллективлар арасында ел саен апрель-май айларында “Мәдәни салават күпере“ фестивале уздырыла. Ул Әгерҗенең 80 еллыгына багышлана, дип яза җирле басма.

Быел Исәнбай, Красный бор, Кырынды, Иж-Бубый авылларында фестивальнең сайлап алу турларын уздыралар. Соңыннан Әгерҗе талантлары арасыннан иң-иңнәрне сайлап алалар. Май аенда район Мәдәният сараенда иң яхшы коллективлар чыгышларыннан гала-концерт узачак.

“Мәдәни салават күпере“ фестиваленең быелгы темасы – “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ дип атала. Ул  Әгерҗенең 80 еллыгына багышлана. Анда ел саен бер меңгә якын үзешчән артист катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot