news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында “Мәдәни салават күпере“ фестивале башланды

Ул Театр елына багышлана.

Әгерҗе районында “Мәдәни салават күпере“ фестивале башланды
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 5 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Әгерҗе районында “Мәдәни салават күпере“ фестиваленә старт бирелде
Аның быелгысы Театр елына багышлана. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Егерме елга якын матур тарихы булган район күләмендә узучы “Мәдәни салават күпере“ фестивалендә һәр елны һәр Мәдәният йорты каршында эшләп килүче иҗат коллективлары катнаша. Анда үз осталыкларын бер меңгә якын кеше сыный. Ул һәр елны аерым бер темага багышлануы белән дә үзенчәлекле.

Быелгы фестиваль дүрт зонада – Салагыш, Яңавыл, Девятерня, Сарсак-Омгада уза. Соңыннан район Мәдәният сараенда финал һәм гала-концерт булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot