news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында үлүчеләр саны арткан

Гыйнварь аенда Әгерҗе районында 16 сабый дөньяга килгән.

(Әгерҗе, 3 февраль, "Татар-информ", “Әгерҗе хәбәрләре”). Әгерҗе районында үлүчеләр саны туучылар саныннан дүрт тапкыр артып киткән, дип яза районның“Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Гыйнвар аенда Әгерҗе районында 16 сабый дөньяга килгән, ә үлүчеләр дүрт тапкыр күбрәк. Яңа елның беренче аенда 61 кеше вафат булган. Мондый хәлнең соңгы елларда бөтенләй күзәтелгәне булмаган.

Чагыштыру өчен:

2016 елның гыйнварь аенда туучылар – 31, үлүчеләр 47 булган.

2015 елда 33 сабый туган, 39 кеше вафат булган.

2014 елда 49 гаиләдә бәби тууын бәйрәм иткәннәр, 57 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан.

2017 елның беренче аенда алты пар кавышкан, сигез гаилә таркалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100