news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында кырык өч участокта үзара салым буенча референдум бара

Сайлау участоклары бүген кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк.

(Әгерҗе, 18 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре",  Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗе районында – 43, шул исәптән Әгерҗенең үзендә 16 участокта үзара салым буенча референдум уза. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы хәбәр итә. 

Өч округта – Әгерҗедә 10нчы һәм 13нче бермандатлы сайлау округы буенча “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советына, 1нче бермандатлы сайлау округы буенча Кадрәк авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да үтә.

Сайлау участоклары иртәнге сәгать җидедә эшли башлады. 

469нчы участокта референдумда – 874, сайлауларда 96 кеше катнашырга тиеш. Иртәнге сәгатьләрдә биредә бераз сүлпәнлек сизелсә дә, комиссия әгъзалары “сәгать уннарга таба әгерҗелеләрнең күпләп килүен көтәбез“, диделәр.

Ә менә 468нче участокта бу вакытка инде ун кеше тавыш биреп өлгергән иде. Барлыгы 951 әгерҗеле катнашырга тиеш. Шуларның 19ы алдан тавыш биргән. Иң беренчеләрдән булып килгән 82 яшьлек Клара әби Гайнетдинова:  “Бик авыр заманнарда үскән буын бит без. Хәзерге тормышка шөкер итеп куанып яшисе. Референдумда катнашуны үземнең бурычым дип саныйм“, - диде.

Сайлау участоклары бүген кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100