news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында котыру авыруы буенча карантин бетерелде

Иске Чокалы һәм Кадыбаш авылларында карантин бетерелү турындагы указга Республика Президенты кул куйган.

Әгерҗе районында котыру авыруы буенча карантин бетерелде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Әгерҗе районында ике авылда октябрь аенда ачыкланган котыру авыруы буенча билгеләнгән карантин бетерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган тиешле указ республиканың документлар әйләнеше рәсми сайтында басылган.

Указда “Әгерҗе районында Иске Чокалы һәм Кадыбаш авылларында терлекләрдә котыру авыруы булу сәбәпле кертелгән карантинны бетерергә”, диелгән.
Документ 22 декабрьдә имзаланган һәм шул көнне үз көченә кергән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot