news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында коткаручылар суга баткан балыкчыны эзли

Ир-атның көймәсе һәм шәхси әйберләре Иж елгасы ярыннан метр ярым ераклыкта табылган.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Әгерҗе районында коткаручылар Иж елгасында баткан балыкчыны эзли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич 101нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре 55 яшьлек ир-атның әйләнеп капланган көймәсен һәм шәхси әйберләрен Иж елгасы ярыннан метр ярым ераклыкта тапкан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 300 квадрат метрда елганы һәм 16 чакрымда яр буйларын карап чыккан, әмма балыкчы табылмаган. Бүген эзләү эшләре яңартылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100