news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында ике йөздән артык сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә

Әгерҗе районында Россия Президентын сайлауларда барлыгы 24271 сайлаучы теркәлгән. Шуның 200дән артыгы – беренче тапкыр тавыш бирүчеләр.

(Әгерҗе, 18 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). 473нче Иж-Бубый сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдән үк халыкның активлыгы сизелде. Мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына килгән сайлаучыларны авыл үзешчәннәре җыр-биюләр белән каршы ала. Милли киемнәр кигән мәдәният, китапханә хезмәткәрләре тәмле камыр ризыклары белән кайнар чәй тәкъдим итәләр. Бүген биредә барлыгы 504 сайлаучыны көтәләр. Шуларның җидесе – беренче катнашучылар.

Иж-Бубыйда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан энергетика университетының беренче курсында белем алучы Фәнзил Хәмидуллин әлеге мөһим чарага махсус кайткан.

– 18 яшем тулгач мин дә, сайлауларда катнашып, тавыш бирү хокукына ия булдым. Бу – минем гражданлык бурычым. Кемне сайлаячагымны да яхшы беләм. Киләчәктә илебездә бары яхшы якка үзгәрешләр булуын телим. Яшьләр өчен мөмкинлекләр артыр дип өметләнәм. Чөнки киләчәк – без, яшьләр, кулында, – диде Фәнзил.

Яшь сайлаучы тавыш биреп чыкканнан соң, комиссия әгъзалары аны истәлек бүләге тапшырып сөендерделәр. “Махсус значок һәм паспорт тышлыгы беренче сайлаудан гомерлек истәлек булачак“, – диде Фәнзил.

Әгерҗедәге “Яшьлек“ тулай торагында урнашкан 469нчы сайлау участогында да һәркемне тәм-томнар һәм кайнар чәй белән каршы алалар. Биредә бүген 1274 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Беренче тапкыр сайлауга килүче җиде яшь гражданин өчен махсус истәлек бүләкләре әзерләгәннәр.

1нче гимназиянең 11 сыйныфында укучы Гүзәл Әзиятуллинага нәкъ ике ай элек 18 яшь тулган.

– Балигъ булганнан соң, минем хокукларым артты. Мин беренче тапкыр сайлауларда катнашам һәм илебез Президентын сайлауда һәр тавыш мөһим дип уйлыйм, – диде ул.

Комиссия әгъзалары Гүзәлне тәүге тапкыр сайлауларда катнашуы белән котлап бүләкләр тапшырдылар.

– Илебезнең тулы хокуклы гражданины буларак беренче тапкыр тавыш биргән бу көнем гомерлеккә истә калачак, – диде Гүзәл тавыш биреп чыкканнан соң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100