news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында ике атна элек суга баткан ирнең гәүдәсе табылган

Коткаручылар килеп җиткәндә, көчле елга агымы аны башка урынга алып киткән була.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). 37 һәм 101 нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе районы Иж-Бәйки торак пункты янындагы Иж елгасыннан баткан ир гәүдәсен табып чыгарган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынңы Татарстан буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Якынча мәгълүмат буенча, ул 16 июльдә Иж елгасында баткан 32 яшьлек ир-ат мәете. Ул көнне әлеге ир-ат һәм 10 яшьлек малай Иж елгасында батып үлгән. Малайның гәүдәсе тиз арада табылса да, ир-атның гәүдәсе бүген генә килеп чыккан.

Иж елгасының су өслегенә калкып чыккан мәет турында Әгерҗе районындагы 112 бердәм коткару хезмәтенә бүген 8.20 сәгатьтә хәбәр итәләр. Коткаручылар килеп җиткәндә, көчле елга агымы аны башка урынга алып киткән була. Шунлыктан аны кабат көндезге сәгать икеләрдә генә таба алалар. Баткан ирнең гәүдәсе беренче табылган урыннан биш чакрым ераклыкта була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100