news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында җиде йөзгә якын кеше “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Акциядә катнашучылар Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән өзек язды.

Әгерҗе районында җиде йөзгә якын кеше “Татарча диктант” акциясенә кушылды

(Әгерҗе, 19 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез дә бөтен дөнья күләмендә узган “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Аны районда 17 пунктта 700гә якын кеше язды. Диктантны төп язу пункты итеп район үзәк китапханәсе алынды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әгерҗенең барлык мәктәпләрендә әти-әниләр, укытучылар, укучылар парта артына утырдылар.

Үзәк китапханәдә дә акциягә кушылырга теләк белдерүчеләр күп булды. Район хакимияте, журналистлар, вакытлы матбугат ветераннары, китапханәчеләр, китап укучылар, “Яшьләр үзәге” парламенты әгъзалары – барлыгы 150гә якын кеше диктант язды.

- Яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән өзек яздык. Текст авыр булмады. Мин әлеге акциянең дәвамлы булуын телим, - диде матбугат ветераны Рәмзия Зарипова.

- Киләсе елга да әлеге акциягә кушылучылар саны күп булыр дип өметләнәбез. “Татарча диктант” акциясе телебезне саклап калуда, аны үсеп килүче буынга тапшыруда зур роль уйный, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе,әлеге акцияне районда оештыру өчен җаваплы Марс Гатауллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100