news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында иң күп сөт савучы һәм иң яхшы бозау караучыны ачыкладылар

Бәйгедә җиңгән терлекчеләргә “Нәүрүз“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев премияләр тапшыра.

(Әгерҗе, 27 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районының “Нәүрүз“ ширкәте җитәкчелеге быел терлекчеләр арасында “Иң күп сөт савучы“ һәм “Иң яхшы бозау караучы“ бәйгеләре игълан иткән иде.  Шушы көннәрдә февраль ае җиңүчеләрен ачыкладылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Иң күп сөт савучы“ – мегафермадан Фирүзә Вәлиулллина. Ул узган айда 68 мең кило сөт сауган.

Мегафермадан Айсинә Сәхәбиева һәм Варкләд-Бодьядан Надежда Тимбекова февраль аендагы эш нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы бозау караучы“ исеменә лаек булдылар. Айсинә Сәхәбиева карамагында 82 баш өч айга кадәрге бозаулар. Ул тәүлеклек артымны 1050 граммга кадәр җиткергән һәм малларның баш санын саклап калган.

Надежда Тимбекова 60 бозау тәрбияли. Тәүлеклек артым 942 грамм тәшкил иткән. Яшь бозауларның үлем очраклары булмаган.

Бәйгедә җиңгән терлекчеләргә “Нәүрүз“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев премияләр тапшыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot