news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында хоккей тартмасын ремонтладылар

2007 елда “Татнефть“ оешмасы Тирсә авылына хоккей тартмасы бүләк иткән иде.

(Әгерҗе, 14 ноябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).2007 елда “Татнефть“ оешмасы Тирсә авылына хоккей тартмасы бүләк иткән иде. Хоккей тартмасы искерде, соңгы биш елда бөтенләй уйнамас хәлгә килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров район җитәкчелегенә мәйданчыкка асфальт җәюдә булышлык күрсәтүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Валерий Макаров әлеге тәкъдимне хуплады.

“Брус“ ширкәте юл төзүчеләре мәйданчыкка вак таш җәеп, асфальт түшәп куйдылар. Спорт ветераны Сирень Галиуллин, аның улы Марат авылдашлары Азат Ганиев, Фидаил Гозәеров, Айрат Хәлилов ярдәме белән тартмасының бортларын ремонтладылар.

Быел Тирсә хоккейчылары яңадан яраткан уеннары белән шөгыльләнә алачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100