news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

Районда иң зур авылларның берсе булган Тирсәдә төрле милләт халыклары яши.

(Әгерҗе, 21 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Халыкара туган тел көнендә Әгерҗе районы Тирсә балалар бакчасында район күләмендә бик зур чара узды. Бәйрәмгә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең 107нче татар балалар бакчасы тәрбиячеләре дә килгән иде, дип яза җирле басма.

Районда иң зур авылларның берсе булган Тирсәдә төрле милләт халыклары яши. Балалар бакчасында да 80гә якын бала арасында татарлар, руслар, удмуртлар, марилар бар. Әйтергә кирәк, бакча коллективы сабыйларда кечкенәдән төрле милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләнә. Бәйрәмдә дә без җыр-биюләрнең шаһитләре булдык. Авыл Мәдәният йортында узган Аулак өйдә өлкән яшьтәге апалар борынгы җырларны башкардылар, уеннарны күрсәттеләр. Бишек җырын көйләделәр, мөнәҗәт әйтттеләр. “Йөзек салыш“, “Капкалы“ уеннарында балалар да бик теләп катнаштылар. Аулак өйгә ут күршеләр удмуртлар, руслар, марилар да килгән иде. Алар да борынгыдан калган йолаларны яңарттылар. Балалар белән бергә җыр-биюләр башкардылар. 

Удмуртиядән килгән тәрбияче Ләйсирә Йосыпова:

–Безнең балалар бакчасында да әби-бабайлар катнашында бик күп борынгы бәйрәмнәр уздырыла. Җырлар, уеннар аша сабый күңеленә әхлак орлыклары салабыз, аларда телебезгә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбиялибез, – диде.

Бу көнне башка бакчалардан килүчеләр эш тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Соңыннан Гөлназ Ягъфәрова җитәкчелегендәге Тирсә балалар бакчасы коллективы милли бәйрәмнәргә багышланган үзләре чыгарган календарьны тәкъдим итте. Аның һәр аен бер бәйрәмгә багышлап эшләгәннәр. Мәсәлән, гыйнвар – чәкчәк, февраль – өмә, март – Нәүрүз һәм башка бәйрәмнәр. Киләчәктә әлеге календарь төрле халыкларның милли бәйрәмнәре белән тулыландырылачак, диделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100