news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар узды

Концерт барган мизгелләрдә ЗАГС бүлегендә дә бәйрәм чарасы узды.

(Әгерҗе, 8 июль, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”, Дания Абзалиева). Әгерҗе районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чараларга тимер юлчылар башлады. Вокзал алды мәйданында тимер юлчыларның гаиләләре, әлеге микрорайонда яшәүчеләр, поезд көтүче пассажирлар өчен концерт номерлары күрсәтелде, бәйгеләр тәкъдим ителде, дип яза җирле басма.

Шунда ук “Минем гаиләм” дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы һәм гаилә эстафетасы оештырылды. Аннан бергәләп флеш-моб биеделәр һәм лотерея уенында катнаштылар. 

Аннан бәйрәм рухы Балалар иҗаты йорты каршындагы картинг мәйданчыгына күчте. Биредә дүрт команда “Әти, әни , мин – спорт сөюче гаилә” чарасында сыналды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде. Аэробика күнегүләре, мини-футбол, күңелле стартлар, картта узыш – әлеге бәйгеләрдә әти-әниләр дә балалар да, ата-аналар да рәхәтләнеп көч сынашты. Гаиләләр төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

“Яшьлек” паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап уздырылган концертка да күп кенә әгерҗелеләр килгән иде. Бәйрәмне алып баручылар аларны әлеге көннең тарихы белән дә таныштырдылар, берсеннән-берсе матур чыгышлар тәкъдим итеп тә рухландырдылар

Концерт барган мизгелләрдә ЗАГС бүлегендә дә бәйрәм чарасы узды. Биредә матур традиция буенча, озак еллар бергә гомер кичереп, җәмгыятьтә танылу алган, илгә-көнгә лаеклы балалар үстергән парны зурладылар һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар. Быел әлеге олы бүләккә Әгерҗедән быел якут туйларын билгеләп үтүче Николай-Галина Стреловлар гаиләсе лаек булды. Алар өч бала тәрбияләп үстереп олы тормышка озатканнар. Әти-әниләрен кадерле бүләк белән котларга балалары, оныклары да килгән иде. Лаеклы парны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова тәбрикләде һәм медаль белән бергә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырды.

Бу көнне Әгерҗе ЗАГСында өч яшь парның никахын теркәү тантаналары узды. Яшь парлар Александр Николаев һәм Надежда Самутова “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булган Стреловлар гаиләсеннән дә котлаулар кабул иттеләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100