Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районында диңгезчеләрнең яңа җитәкчесен сайладылар
Оешма әгъзалары бертавыштан әлеге вазифага Илфат Ямалиевны тәкъдим иттеләр.
(Әгерҗе, 30 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 30 октябрь – Россиядә хәрби-диңгез флоты оешкан көн. Ул 1696 елда Петр I таләбе буенча барлыкка килә. Безнең районда 300дән артык диңгезче булуы билгеле, дип яза район газетасы.
Моннан ун ел элек Әгерҗе районында да хәрби-диңгез флоты ветераннары оешмасын төзеделәр. Аның белән Иж-Бубыйдан Раиф Гәрәев җитәкчелек итте. Бу еллар эчендә әлеге оешма әгъзалары истәлекле шәһәрләргә сәяхәт иттеләр, диңгезчеләр белән очраштылар. Советлар Союзы герое Асаф Абдрахманов истәлегенә багышлап ул яшәгән йортка һәм Иж-Бубый мәктәбенә мемориаль такталар куйдылар, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә, спорт чараларын уздыруга зур өлеш керттеләр.
–Тиздән Иж-Бубыйда ачылачак Халыклар дуслыгы йортында хәрби-диңгез флотына багышланган музей да урын алачак. Анда куярга бик күп экспонатлар җыелды, – диде Раиф Гәрәев.
Раиф әфәнде диңгезче дусларыннан үзен җитәкче вазифасыннан азат итүләрен сорады.
–Мин һәрчак сезнең белән булачакмын. Музей эше белән шөгыльләнәчәкмен, – диде ул.
Оешма әгъзалары бертавыштан әлеге вазифага Илфат Ямалиевны тәкъдим иттеләр. Ул Вьетнамда Тын океан флотында хезмәт иткән. Хәзерге вакытта “ЭнергоСервис–Әгерҗе“ ширкәте белән җитәкчелек итә.
Район хәрби комиссары Илгиз Галиев, шушы еллар эчендә районда диңгезчеләр оешмасын җитәкләгәне һәм бик күп файдалы эшләр башкарганы өчен Раиф Мөхәммәтҗан улына тирән хөрмәтен белдереп, республика хәрби комиссары Сергей Погодин исеменнән Рәхмәт хаты һәм күкрәк билгесе тапшырды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз