news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында быел армиядән кайткан егетләр сайлауга солдат киеменнән килгән

Сайлауга килүләренең төп сәбәбе итеп алар Яңавылны төзек, матур итеп күрәсе килүләрен атадылар.

Әгерҗе районында быел армиядән кайткан егетләр сайлауга солдат киеменнән килгән
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Татарстанның Әгерҗе районы Яңавыл егетләре 485нче сайлау участогына солдат формасыннан килде. Биш егет тә әле быел җәй генә армиядән кайткан, дип хәбәр итә agryz-rt.ru

«Армиядә хезмәт иткән чаклар әле кичә генә кебек. Мине узган ел иң беренче булып озаттылар, туган якларга да иң беренче булып кайттым. Дусларым, сыйныфташларымның һәрберсен солдат киеменнән каршы алдым. Хәзер дә бәйрәмнәрдә бергә җыелганда формаларны кияргә тырышабыз, армия хәлләрен искә төшерәбез», — диде Ранис Муллахмәтов.

Ул Кировта Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Сыйныфташы Данис Ханнанов — Алтай краенда мотоукчылар, дусты Данил Харисов Мәскәү өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби бурычларын үтәгән. Узган ел алар белән бер чакырылышта армия сафларына алынган игезәк егетләр Руфат белән Рифат Вилдановлар да Данил кебек Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән.

Сайлауга килүләренең төп сәбәбе итеп алар Яңавылны төзек, матур итеп күрәсе килүләрен атадылар. Шулай ук яшьләр өчен торак алуда уңай шартлар, лаеклы хезмәт хакы булсын иде дигән теләкләрен дә җиткерделәр.  

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot