news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында беренче төркем егетләрне армиягә озаттылар

Әгерҗе районыннан биш егет армия сафларына алынды.

Әгерҗе районында беренче төркем егетләрне армиягә озаттылар
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 18 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Беренче төркем егетләрне тантаналы төстә хәрби хезмәткә озату — Әгерҗедә күптәннән килүче матур традиция. Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, бу юлы аны тыйнак кына уздырдылар. Шулай да егетләрне озатырга әти-әниләренә, дусларына битлек һәм перчаткалардан хәрби комиссариат янына килергә рөхсәт бирелгән иде.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Язгы чакырылышта районнан 29 егет солдат каешы буа. Әгерҗедән Данат Мусин, Инсаф Фәттахов, Касайдан Ильяс Әхмәдиев, Кадрәктән Кирилл Исаев, Красный бордан Әмир Гарипов.

"Егетләрнең барысы да — әзерлекле. Физик яктан нык, сәламәт. Ильяс, Инсаф, Данат хәрби комиссариат юлламасы буенча «С» категориясенә «права»га укыдылар. Армиягә барырга теләкләре зур. Ә бу — иң мөһиме", — ди гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе җитәкчесе Роза Конакова.

Район хәрби комиссары Илгиз Галиев, Биектау авылы имам-хатыйбы Рамил Фәтхуллин, яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева да юлга кузгалыр алдыннан солдатларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100