news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында бер хатын-кыз ис тиеп үлгән

Фаҗигале хәл кичә Кадрәк авылында килеп чыккан.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Татарстанда 72 яшьлек хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Әгерҗе районының Кадрәк авылында булган фаҗига турындагы хәбәр кичә көндез алынган.
Коткаручылар Ленин урамындагы 81нче йортка килгән. Кечерәк шәхси йортта сөрем газы белән агулану билгеләре булган 72 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига мичнең төтен юлы дөрес эшләмәгәннән килеп чыккан.

Исегезгә төшерәбез: сөрем газы – төссез һәм иссез матдә, аны бинада тоеп булмый. Сәламәтлек өчен бик куркыныч: һавада бу газ 0,5 процент кына булса да кеше исән калмаска мөмкин. Үлем организмга кислород җитмәүдән килеп чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot