Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районында бер гаилә сарымсак үрчетү өчен грант отты
Гончаровлар гаиләсе районда яшәүчеләргә данлыклы умартачылар буларак яхшы таныш.
(Әгерҗе, 17 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева).“2017-2020 елларга Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм“ программасы җиңүчеләре арасында Барҗы-Пельгадан Владимир Гончаров та бар. Ул яшелчә культураларын үстерүгә бер миллион ярым сум грант отты, дип яза җирле басма.
Гончаровлар гаиләсе районда яшәүчеләргә данлыклы умартачылар буларак яхшы таныш. Владимирның бабасы да умартачы булган, әти-әнисе дә кортчылык белән шөгыльләнә. Владимир да алар эшен лаеклы дәвам итә. Белгечлеге дә умартачылык буенча инженер аның, 2016 елда шушы юнәлеш буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Узган ел “Пчелино“ фестивалендә иң тәмле һәм сыйфатлы бал җитештерүчеләр дип халык нәкъ менә Гончаровлар тәкъдим иткән продукцияне сайлаган иде.
–Бал сату белән проблема юк. Әмма аның уңышы ел саен бертөрле булмый. Бик аз булган чаклары да бар. Шуңа эшчәнлекне бераз төрләндерергә булдык. Ниятебез – сарымсак үстерү белән дә шөгыльләнеп карау. Аларның берсе икенчесенә комачауламый бит , – ди Владимир.
Шушы хыялларын тормышка ашыру өчен узган ел көзен ярты гектар мәйданда сарымсак утыртканнар.
–Менә шуннан соң программада катнашып карарга булдым. Мин бу хакта күптән белә идем инде, әмма шулай тиз генә грант отармын дип уйламадым. Район авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләренә, бигрәк тә идарә начальнигы Дилүс Гатауллинга, аның урынбасары Ленар Сабировка зур рәхмәт. Тиешле вакытта киңәшен дә бирделәр, документлар җыярга да булыштылар, бәйге комиссиясе алдында кирәкле сүзен дә әйттеләр, – ди ир-егет.
Грант оту аның хыял канатларын тагын да ныгыта. Тик беренче ел булгангадыр инде, сарымсакның уңышы гына әллә ни сөенерлек түгел.
–Ләкин мин күңелне төшермим. Җыеп алынган сарымсакның барысын да көзен яңадан утыртырга планлаштырабыз. Бу юлы – ике гектар мәйданга. Әлеге участокка сидерат чәчтек. Озакламый эшкәртеп утыртачакбыз, – ди Владимир.
Туфракны ничек эшкәртергә дип борчыласы юк аның хәзер. Чөнки грант акчасына өя-яңа “Беларус“ тракторы алган.
–Дисклы тырма, сиптергеч, роторлы культиватор (почвофреза) кебек агрегатларыбыз да бар. Ләкин бу гына җитми әле, – ди ул.
Егетнең хыялы – сарымсак утырту җайланмасы да алу.
–Зәйдә сарымсак үстерү белән шөгыльләнүче танышларым бар. Алар бу юнәлештә күптән эшлиләр инде. Сарымсак утырту, уңышын җыю, рәт араларын эшкәртү һәм башка шундый агротехник чаралар башкару өчен бөтен төр агрегатлары бар аларның. Быелга сарымсак утырту җайланмасын алардан алырга уйлап торабыз. Чөнки кул белән бик кыенга туры килә, – ди ул.
Әйе, барлык кирәкле җайланмалары булмаганлыктан, күпчелек эшне кул белән башкарырга туры килә әлегә.
–Җәмәгатем дә, әти-әни дә, Әгерҗедә яшәүче апам гаиләсе дә булышалар. Бергә булгач, җиңелрәк, – ди егет.
Әти-әниләре яшь гаиләнең авылда төпләнеп калуына бик шат.
–Үзебез дә туган ягыбызда хезмәт иттек. Балаларыбыз да авыл җанлы. Без моңа бик сөенәбез. Алга таба да кулдан килгәнчә булышачакбыз, – ди әниләре Фаина Ивановна.
Киләчәктә ике юнәлештә дә эшне тагын да җәелдерергә планлаштыра Владимир. Һәм бу шулай кирәк тә. Яшь гаиләнең йорт саласы, балалар үстерәсе бар бит әле, диелгән район хәбәрендә..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз