news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында барлык балалар бакчалары берьюлы ябыла

Хәзерге вакытта бакчаларда ата-аналар җыелышлары уздырыла.

 (Әгерҗе, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”, Миләүшә Ягъфәрова). Быел беренче тапкыр Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә һәм авыллардагы барлык балалар бакчалары да 1 июльдән 31енә кадәр эшчәнлекләрен туктатып торачак. Моның сәбәбен балалар бакчаларында ремонт эшләре алып барылу белән аңлаталар, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

“Җәйге чорда бакчаларга сабыйларны вакытлыча йөртмәү тәҗрибәсе күп кенә районнарда, шул исәптән күрше Удмуртиядә дә күптәннән бар инде. Нәкъ менә шул чорда бакчаларда ремонт эшләрен башкару күздә тотыла. Бакча хезмәткәрләре дә берьюлы җәйге озын ялга озатылачак”, – ди район мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина.

Хәзерге вакытта бакчаларда ата-аналар җыелышлары уза, аларга аңлату эшләре алып барыла. Үзләре эштә вакытта сабыйларын калдырырга әби-бабалары булмаган әти-әниләр җәйге ялларын нәкъ менә июль аенда алырга тырышсыннар иде, диләр мәгариф идарәсе белгечләре.

Бу яңалык күп кенә ата-аналарны аптырашта калдырса да, моның бер уңай ягы бар: июль ае өчен бакчага түләү алынмаячак. Беренче тапкыр бакчага баручы сабыйларны бары 1 августтан гына кабул итә башлаячаклар, диелә Әгерҗе районы газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100