Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районында балыкларны саклап калу буенча акция оештырдылар
Уртак тырышлык белән боз өстендә йөзләп бәке пәйда булды.
(Әгерҗе, 18 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районындагы “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбенең “Экология, саклау, коткару“ түгәрәге әгъзалары белән берлектә Иж елгасындагы балыкларның үлеменә юл куймас өчен “Балык булсын“ акциясе оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Сер түгел, кышкы чорда кислород җитмәү сәбәпле елгаларда күпләп балыклар үлү очраклары була. Әлеге күңелсез хәлне булдырмас өчен заказник хезмәткәрләре һәр елны шундый акция оештыралар һәм яшь буында да табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбиялиләр.
Бу көнне һава температурасы да бик уңай булды. -6, -7 градус тирәсе генә иде. Бер төркем яшь табигать сакчылары заказник хезмәткәре Әлфия Нуриманова белән коры камышлар җыярга китсәләр, калган балалар җитәкче Руслан Мәннапов белән елгада бәке тиштеләр. Әлеге эш җиңелләрдән булмаса да, беркем дә авырлыктан зарланмады.
Уртак тырышлык белән боз өстендә йөзләп бәке пәйда булды. Соңыннан акциядә катнашучылар, җыелган камышларны әлеге бәкеләргә куеп калдырып, өстенә кар сиптеләр.
Әлеге файдалы эшне башкарганнан соң табигать кочагында тәм-томнар белән кайнар чәй эчү дә бик күңелле булды. Руслан Ромелевич акциядә катнашкан балаларны татлы призлар белән дә сөендерде.
Мондый акциянең чираттагысы февральдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз