news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында балыкчы батып үлгән урыннан фотолар пәйда булды

Фаҗига Иж елгасында 8 декабрьдә булган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Әгерҗе районында Иж елгасында Удмуртия балыкчысы мәете табылган урыннан фотолар пәйда булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ”да 8 декабрьдә 36, 41 һәм 50 яшьләрдәге өч балыкчының Игра авылыннан Татар Шаршадасы авылына Иж елгасында балык тотарга килүләре, чаңгыда елга култыгына барулары җиткерлегән иде. Әмма берсе машинада кирәк-яракларын онытып кире борылган.

Яңадан барганда ул бер иптәшенең кул болгавын, икенчесенең күренмәвен җиткергән.

50 яшьлек ир-ат ярдан 250 метр ераклыкта боз астына киткән. Шул көнне кич белән 6нчы зона отряды хезмәткәрләре аның гәүдәсен ярга чыгарган.
Урында 101нче янгын-сүндерү часте, 6нчы зона отряды хезмәткәрләре эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100