Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган велойөреш узды
Быел катнашучылар саны, башка еллар белән чагыштырганда, ике тапкырга артык.
(Әгерҗе, 7 май, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”).Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган велойөреш узды. Әлеге чара дүртенче тапкыр оештырыла. Анда яшьләр, педагоглар, укучылар катнаша. Ә быел катнашучылар саны 300гә якын иде. Бу башка еллар белән чагыштырганда, ике тапкырга артык, дип яза җирле басма.
Велоузышчылар Әгерҗегә дүрт флаг алып бардылар: Девтернәдән – Җиңү флагын, Салагыштан Татарстанныкын, Күләгәштән һәм Наҗардан – Россиянекен. Төп велойөреш Наҗар авылында старт алды. Катнашучылар Тирсә, Мордывый, Иж-Бәйки, Иж-Бубый авылларында тукталышлар ясап, һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
Соңгы тукталыш Әгерҗенең Җиңү мәйданында булды. Анда велосипедчыларны шәһәр халкы һәм район башлыгы Валерий Макаров каршы алды.
– Барыгызны да якынлашып килүче олы бәйрәм белән котлыйм һәм ветераннарга олы рәхмәтебезне җиткерәм. Бүгенге чара – аларга булган тирән хөрмәтебезнең бер чагылышы ул. Велойөреш ел саен узарга тиеш, – диде Валерий Макаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз