news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш уздырылган

Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелгән.

(Казан, 6 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Кичә, 5 май көнне Әгерҗе районында дүртенче тапкыр Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш уздырылган, дип яза район газетасы
 

Быел анда катнашучылар саны 300дән арткан.  Бу, алдагы еллар белән чагыштырганда, бермә-бер күбрәк. Велойөрештә район мөгаллимнәре, укучылар, яшьләр һәм башкалар катнаша. Старт сәгать 10да Наҗар авылында бирелде. Велосипедчылар юл уңаендагы авылларда тукталышлар ясап, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салалар. Соңгы тукталыш – Әгерҗенең Җиңү мәйданында. Анда тантаналы митинг  үткәрелгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100