news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында азкомплектлы мәктәпләр эшли башлады

Калган барлык мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары дистанцион төстә белем бирүне дәвам итә.

(Әгерҗе, 13 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 12 майдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе карары белән Әгерҗе районында азкомплектлы мәктәпләр үз ишекләерн ачты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бу 20 укучыдан артык булмаган һәм башка авыллардан балалар килеп укымаучы мәктәпләргә генә кагыла. Шундыйлардан Пеләмеш, Варкләд-Бодья, Салагыш, Ямурза, Яңавыл, Шаршады, Кадрәк, Уразай мәктәпләре балаларны кабул иттеләр.

Биектау башлангыч мәктәбе дистанцион режимда эшли. Калган барлык мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары дистанцион төстә белем бирүне дәвам итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot