news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында айның иң яхшы терлекчеләрен ачыкладылар

Быел “Нәүрүз“ ширкәте җитәкчелеге терлекчеләр арасында “Иң яхшы сыер савучы“ һәм “Иң яхшы бозау караучы“ бәйгесе игълан иткән иде.

Әгерҗе районында айның иң яхшы терлекчеләрен ачыкладылар
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 6 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Быел  Әгерҗенең “Нәүрүз“ ширкәте җитәкчелеге терлекчеләр арасында “Иң яхшы сыер савучы“ һәм “Иң яхшы бозау караучы“ бәйгесе игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә ай саен нәтиҗә ясап барыла һәм җиңүчеләр билгеләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шушы көннәрдә январь аена йомгак ясадылар. “Иң яхшы бозау караучы“ исеменә мегаферма һәм Бима терлекчеләре Рамис Ханнанов, Марина Николаева лаек булдылар.

80 баш яшь бозау тәрбияләүче Рамис көнлек артымны 950 граммга кадәр җиткергән һәм малларның баш санын саклап калган.

Марина карамагында өч айга кадәрге 38 бозау. Бер бозауның көнлек артымы 834 грамм тәшкил иткән.

“Иң яхшы сыер савучы“ны февраль ае төгәлләнгәч ачыклаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot