news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында авыл җирлекләре арасында спартакиадага йомгак ясалды

Иң күп очко туплап Тирсә авыл җирлеге абсолют җиңүче булып танылды.

Әгерҗе районында авыл җирлекләре арасында спартакиадага йомгак ясалды
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 22 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Әгерҗе районында авыл җирлекләре арасында ел дәвамында уздырылган традицион спартакиадага йомгак ясалды. 2018 елда тугыз төр буенча үткән әлеге спорт чарасы җиңүчесе булып икенче ел рәттән Рафил Закиров җитәкчелегендәге Тирсә авыл җирлеге калды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган ел спартакиадада барлыгы 19 авыл җирлеге һәм Әгерҗе шәһәре командалары катнашты. Салагыш һәм Шаршады авыл җирлекләре башлыклары бер генә спорт чарасына да команда туплап алып килмәделәр. Спартакиадага старт февраль аенда Азевода узган “Мари чаңгы юллары“нда бирелде.

Биредә командалар чаңгыда узышу буенча осталыкта сыналдылар. Аннан соң уздырылган волейбол, йөзү, дартс, бадминтон һәм башка ярышларда һәркем үз командасын алга чыгару өчен җан атты.

Очколар санын арттыруда муниципаль хезмәткәрләр өчен уздырылган республика спартакиадасы да ярдәм итте. Казанда зур масштабта үткән әлеге спорт чарасында Иж-Бубый, Тирсә, Сарсак-Омга, Әгерҗе, Бима, Күләгәш авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның хезмәткәрләре катнашып, очколар санын арттырдылар.

Иң соңгы булып авыл һәм шәһәр активистлары шашка һәм шахмат уеннарында сыналдылар. Әлеге ярышлардан соң команда буенча җиңүчеләр дә ачыкланды.
Иң күп очко туплап Тирсә авыл җирлеге абсолют җиңүче булып танылды.

Илшат Гайнетдинов, җирлек башлыгы Рафил Закировны котлап, Кубок тапшырды. Ә сертификат тантаналы төстә район Сабан туенда биреләчәк. Икенче һәм өченче урыннарда – Тамара Николаева һәм Раиф Ваһапов җитәкчелегендәге Сарсак-Омга, Иж-Бубый авыл җирлекләре. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100