news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында авыл җирлеге Советы бинасы төзекләндерелә

2016 елдан бирле Татарстанда авыл җирлекләре Советлары биналарына капиталь ремонт уздыру буенча дәүләт программасы эшли.

(Әгерҗе, 26 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). 2016 елдан бирле Татарстанда авыл җирлекләре Советлары биналарына капиталь ремонт уздыру буенча дәүләт программасы эшли. Аның кысаларында Әгерҗе районында Иж-Бубыйда, Кодашта, Шаршадыда авыл җирлекләре биналары төзекләндерелде. Быел Кырындыдагы авыл җирлеге Советы бинасы да яңартылды.

Биредә проект эшләре 2 миллион 300 мең сумга исәпләнгән.

Кырынды авыл җирлеге Советы 2008 елга кадәр колхоз конторасына урнашкан була. Ә шул елны Мәдәният йорты бинасына күченәләр.

–Әлеге бина 1987 елда сафка баскан иде. Димәк, 30 елдан артык биредә ремонт ясалганы юк, – ди Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров.

Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ ширкәте төзүчеләре ремонт эшләрен февраль аенда башлаган булганнар.

–Шушы чор эчендә электр хуҗалыгы капиталь ремонтланды. Суүткәргечләр, канализация, җылылык системалары тулысынча алыштырылды. Авария хәлендәге стеналар гипсокартон кагылып штукатурланды һәм буялды. Түшәмнәр ремонтланды. Идәннәргә линолеум җәелде. Канализация яңартылды, җылы бәдрәф эшләнде. Ишек-тәрәзәләр алыштырылды. Эшләргә уңайлы булырлык итеп бүлмәләр бүленде, – дип сөйли Илназ Илгизәр улы.

Ике бүлмә тулысынча диярлек әзер инде. Өченче бүлмәдә дә ремонт эшләре ахырына якынлаша. 1 июньгә барлык эшләрне дә бетерергә планлаштыралар төзүчеләр.
–Алдагы елда Мәдәният йорты да капиталь ремонт программасына кертелсә, бу бина тулысынча яңарып, авылның йөзек кашына әверелер иде, – ди Илназ Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100