news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында августта үлүчеләр саны арткан

Рйонда 23 сабый дөньяга килгән.

(Әгерҗе, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районында августта 23 сабый дөньяга килгән. Аларның 12се – малай, 11е кыз, дип яза җирле басма.

Әти-әниләр сабыйларына Глеб, Ярослав, Тимур, Кирилл, Владислав, Әмир, Назар, Тамерлан, Элина, Ульяна, Дарья, Кира, Мәрьям, Лилия, Әмин, Дамин, Раян, Лев, Самина, Варвара, Ангелина, Сөмбелә, Лилит исемнәре кушканнар.

Узган айда 28 пар язылышкан, 12 пар аерылган. 32 кеше вафат булган: 19 ир-ат, 13 хатын-кыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot