news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында агач таулар популярлаша бара

Әти-әниләр кышкы матур көннәрдә ялларны күңелле, файдалы, кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге бирүчеләргә рәхмәтле.

(Әгерҗе, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). Әгерҗедә соңгы елларда кыш көне халык күп йөри торган урыннарда агачтан таулар ясау матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге мәһабәт тауларны “Яшьлек“ паркында, стадионда, тагын 3 урамда ясадылар. 3-5 метр биеклектәге 15 метрга кадәр озынлыктагы таулар куркынычсызлык таләпләренә туры китереп эшләнгән, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Ясалма таулардан көнозын кеше өзелми. Балалар йөзләр алсуланганчы, кул-аяклар туңганчы шау-гөр килеп тау шуа. Ә кичләрен әти-әниләр сабыйлары белән килә.

Әгерҗедәге кебек таулар хәзер авылларда да барлыкка килә башлады. Мисалга, Яңа ел алдыннан Тирсә Мәдәният йорты янында ясалган тау яны авыл халкының гына түгел, кунакка кайтучыларның да яратып йөри торган урынына әйләнгән. Әти-әниләр кышкы матур көннәрдә ялларны күңелле, файдалы, кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге бирүчеләргә рәхмәтле, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100