news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында аерылышучылар һәм үлүчеләр арткан

Узган айда 42 әгерҗеле вафат булган.

(Әгерҗе, 3 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре").  Әгерҗе ЗАГС идарәсе май аена йомгак ясады, дип яза район газетасы.

Бу айда Әгерҗе районында 27 сабый дөньяга килгән: 14 малай һәм 13 кыз. Сабыйларга Радмир, Клим, Ризван, Әмир, Тимофей, Самир, Тимур исемнәрен кушканнар. Ә кызлар арасында Ева, Алиша, Ясминә, Диана, Сөмбел исемнәре популяр.

Узган айда 42 әгерҗеле вафат булган.

Җиде пар никахын рәсмиләштергән. Иң яшь кәләшкә – 19, иң өлкәненә 36 яшь.

13 пар аерылышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot