Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районында 30540 тонна ашлык суктырылган
Бер гектардан алынган уңыш - 16,6 центнер.
(Әгерҗе, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре" , Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында урып-җыю эшләре дәвам итә. 3 сентябрьгә бөртеклеләр 18,5 мең гектардан (планга карата – 82,3 процент) җыеп алынды. Барлыгы 30540 тонна бөртеклеләр суктырылды, дип яза җирле басма.
Бер гектардан алынган уңыш - 16,6 центнер. Бүгенге көндә комбайннар арпа һәм бодай басуларында эшлиләр.
“Сарсак-Омга“ ширкәтендә 848 гектардан 1573 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Бу – барлык мәйданның 78 проценты. Уңыш – бер гектардан 18,5 центнер.
“Наҗар“да 550 гектардан 1100 тонна ашлык суктырылды. Үтәлеш – 90 процент. Бер гектардан 20 центнер уңыш чыга.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында, шәхми эшмәкәрләрдә дә кызу эш өсте. Алар исәбендәге 1668 гектар мәйданнан 3151 тонна бөртеклеләр җыелган (82 процент), уңыш бер гектардан 18,9 центнер тәшкил итә.
Басуларда икенче ел уңышына да нигез салына. Көзге чәчү 8609 гектарда (гомуми мәйдан – 8785 гектар) башкарылды. Үтәлеш – 98 процент.
Барлыгы 7620 гектар туфрак эшкәртелгән (20,5 процент тәшкил итә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз