news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районына яңа прокурор билгеләнде

Россия Федерациясе прокуроры Приказы белән Әгерҗе районы прокуроры вазифасына Оксана Николаевна Шуста билгеләнде.

(Әгерҗе, 13 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева).Россия Федерациясе прокуроры боерыгы белән Әгерҗе районы прокуроры вазифасына Оксана Николаевна Шуста билгеләнде, дип яза җирле басма.

Бүген яңа прокурор белән район активын Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков таныштырды.

–Моңа кадәр Әгерҗе районы прокуратурасын җитәкләгән Сергей Парамонов Лениногорск шәһәре прокуроры булып эшли башлады. Ә аның урынына Россия Федерациясе генераль прокуроры Юрий Чайка Приказы белән юстиция киңәшчесе Оксана Шуста билгеләнде.

Оксана Николаевна һөнәри яктан грамоталы булуы, үз эшенә бик тә җаваплы карашы белән хезмәттәшләренең олы ихтирамын яулады. Биредә дә аның үзе сайлаган юлдан ышанычлы адымнар белән атлап, күпләргә дөрес юлны сайларга ярдәм итәчәгенә ышанам, – дип билгеләп үтте Илдус Сәид улы.

Ул әлеге вазифаны моңа кадәр башкарган Сергей Парамонов исеменә дә җылы сүзләр җиткерде.

–Сергей Геннадиевич та Әгерҗе районында якты эз калдыргандыр дип уйлыйм. Биредә эшләү чорында аның белән бәйле бер генә шелтә сүзе дә ишетелгәне булмады.

Хезмәттәшебезнең тагын да зуррак шәһәрдә дә сынатмаячагына ышанабыз, – диде Илдус Нәфыйков.

Район башлыгы Валерий Макаров та Сергей Парамоновка яңа урында уңышлар теләде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

–Оксана Николаевнага да районыбызда законлылык, хокук тәртибен тагын да ныгытуда уңышлар юлдаш булсын, – диде Валерий Владимирович.
Оксана Николаевна Шуста 1974 елда Львов шәһәрендә туган.

1996 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1996 елда Казанның Идел буе прокуратурасында тикшерүче вазифасында башлый.

1996-2002 елларда шунда ук өлкән тикшерүче, 2002-2016 елларда прокурор ярдәмчесе булып эшли.

2016-2017 елларда Казанның Совет районында прокурор ярдәмчесе вазифасын башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100