news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы үзәк хастаханәсендә уен бүлмәсе ачылды

Әлеге бүлмәне ачарга районның Әтиләр Советы тәкъдим иткән.

(Әгерҗе, 27 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районы  үзәк хастаханәсендә Әтиләр советы тәкъдиме белән уен бүлмәсе ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Бу күркәм идеяне күп кенә эшмәкәрләр, җитәкчеләр, тимер юлчылар күтәреп алды. Нәтиҗәдә, балалар бүлегендә дәваланучы малай-кызларга буш вакытларын файдалы, күңелле итеп уздырырга менә дигән мөмкинлек барлыкка килде.

Бүлмәне ачу тантанасында район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, аның урынбасары Римма Гыйльметдинова, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников һәм башка кунаклар катнаштылар.

Бәйрәмнең төп кунаклары әлбәттә, балалар үзләре иде. Алар зәвык белән бизәлгән бүлмәдә рәхәтләнеп уйнадылар. Бәйрәмгә кунакка Кар кызы белән Кыш бабай да килде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot