Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында Ачык ишекләр көне булды
9 сыйныфтан соң Алабуга медицина көллиятенә, 11 сыйныфтан соң Казанда медицина уку йортларына керү өчен юллама алу мөмкинлеге бар.
(Әгерҗе, 21 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Киләчәкләрен медицина белән бәйләргә теләүче укучылар өчен Әгерҗе районы үзәк хастаханәсенең заманча яңа поликлиникасында Ачык ишекләр көне узды.
Укучыларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников сәламләде. Ул поликлиникадагы шартлар, заманча җиһазлар турында сөйләде. Кадрлар бүлеге начальнигы Алсу Шәрәфетдинова максатчан юллама буенча укырга керү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Ул 9 сыйныфтан соң Алабуга медицина көллиятенә, 11 сыйныфтан соң Казанда медицина уку йортларына керү өчен юллама алу мөмкинлеге булуы турында әйтте. Моның өчен бер-ике ай эчендә хастаханәгә килеп гариза язарга кирәк.
Бу мөмкинлектән бары яхшы билгеләргә укучылар, дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырганнар гына файдалана алачак.
Соңыннан баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары Данис Шәймуллин укучыларга яңа поликлиника буенча экскурсия уздырды, яңа медицина җиһазлары белән таныштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз