news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы ындырына алты мең тоннадан артык ашлык кайтарылган

20 августка агрофирманың 4030 гектар мәйданыннан арыш, арпа, солы, борчак җыелган.

Әгерҗе районы ындырына алты мең тоннадан артык ашлык кайтарылган

(Әгерҗе, 21 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районының “Агрофирма–Әгерҗе“, “Наҗар“, “Сарсак-Омга“ ширкәтләре, фермерлык хуҗалыклары басуларыннан барлыгы 4850 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Район ындырына 6200 тонна ашлык кайтарылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

20 августка агрофирманың 4030 гектар мәйданыннан арыш, арпа, солы, борчак җыелган. Әлегә бер гектардан алынган уңыш 16 центнер тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot