news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Ямурза авылында Ураза гаетендә 100 кило пылау пешергәннәр

Ел саен Гает бәйрәмен табигать кочагында уздыралар ямурзалылар.

(Әгерҗе, 19 июнь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Ел саен Гает бәйрәмен табигать кочагында уздыралар ямурзалылар. Бәйрәмчә бизәлгән авыл урамнары буйлап балаларын җитәкләгән әниләр, ак яулыклы апалар, түбәтәйле бабайлар урам тутырып бәйрәмгә бара, дип яза җирле басма.

Зур казанда Рамазан хәзрәт һәм Хәлилрахман ага пылау пешерәләр. Алар янында шашлык пешерүчеләр мәш килә. Зур казаннарда чәй кайный.

Бәйрәмгә килүчеләрне мичтә пешкән коймак, алма, әфлисун бәлешләре, кош теле, сумса, кабартма белән сыйлыйлар. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим Гыйззәтуллин да райондашларын котларга бирегә килгәннәр. Монда районыбызның авылларыннан гына түгел, Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдән дә, Удмуртиядән килүчеләр дә байтак. Әгерҗелеләр әнә машиналарда да, зур автобус белән дә килгәннәр.

– Мондый зур бәйрәмне оештыручыларга Аллаһының мең рәхмәте яусын. Чын бәйрәм бу, – диләр алар биредәге дин кардәшләрен котлап.

– Бәйрәм рухын балалар аеруча тоярга тиеш. Шуңа алар өчен дә күп ярыш-уеннар оештырдык. Алар уенчыкларга, татлы күчтәнәчләргә күмелде. Кечкенә генә авылыбызда мәктәпкәчә балаларның өч дистәдән артып китүе сөендерә. Балаларыбызның кечкенәдән үк динне белеп үсүләре аеруча куанычлы. Намазга басучылар да елдан-ел арта бара, – дип шатлыгын уртаклашты авылы өчен җан атып йөрүче эшмәкәр Илшат Сәхипов.

– Елдагыча быел да бәйрәмгә арбалы ат чакырдык. Бәйрәм алдыннан балалар “Бәйрәмдә ат та йөриячәкме?“ дип кызыксыналар. Рәхәтләнделәр мәйдан тирәли атта йөреп, – диде җәмәгате Әнсәрия.

Ямурзада Рамазан аенда һәр көнне дә ифтар ашлары уздырылган. Ураза гаете бәйрәмендә 400дән артык кеше катнашты. 200 балага бәйрәм күчтәнәче өләшенде. 100 кило пылау пешерделәр. 400 литр чәй эчелде. 30 кило иттән шашлык пешерелде. Бәйрәмгә 70тән артык машина белән килделәр, дип яза җирле басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100