Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен төгәлләгән
Быел берничә объектта тышкы яктан казаннар урнаштыру эше дә башкарылган.
(Әгерҗе, 12 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы җылылык челтәрләрендә май аеннан ук киләсе ягып җылыту сезонына әзерлек эшләре башланган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Социаль-көнкүреш, торак йортларны җылылык белән тәэмин итүдә бернинди өзеклекләр булмасын өчен кышка без йөз процент әзерлек белән керергә тиеш икәнлекне һәр эшче-хезмәткәр белә һәм шуңа һәр куелган бурычны төгәл үтәргә тырышалар да. Һәр эш билгеләнгән график нигезендә башкарыла", – ди “Таткоммунэнерго“ республика җитештерү берләшмәсенең Әгерҗе энергорайоны җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин.
Хәзерге вакытта шәһәрдәге 20 котельныйның барысында да опрессовка уздырылган, ремонт эшләре алып барылган. Күпфатирлы йортларда да эшне тулысынча төгәлләүгә ирешкәннәр. Аларда да җылыту системалары юдыртылган, опрессовка ясалган.
"Социаль объектлар, мәгариф учреждениеләре һәм башка оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә кышка тыныч күңел белән керә алырлар дип әйтә алабыз. Аларда да җылылык сезоны өчен башкарылырга тиеш булган эшләр үтәлде", – ди Тимур Нигъмәтуллин.
Быел берничә объектта тышкы яктан казаннар урнаштыру эше дә башкарылган. Әгерҗедә Лесопильная 4а, 6 йортлары һәм 6нчы балалар бакчалары җылылык сезоннарында аерым җылытылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз